8 нче июнь көнне узган “Сабантуй “Игенче”-2025 бәйрәме быел да югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып торды.
Мәйдан -кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылган , төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелган иде.
Тантаналы ачылыш өлеше быел Бөек җиңүгә 80 ел , Ватанны саклаучылар елына багышланып , театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләү иң изге гамәлләрнең берсе булып торды. Сабантуй бәйрәме ул элек-электән язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү гадәте белән яшәп килә.
"Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе А. З. Зарипов язгы кыр эшләрендә зур уңышларга ирешкән кыр батырларын, шушы җәмгыятьтә тырыш хезмәт иткән алдынгыларны сәхнәгә чакырып бүләкләде.Барлыгы 170 хезмәткәр булып , шуларның 7 се Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм Саба муниципаль районы Башлыгынының рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр.
Бүләкләү һәм тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуй мәйданы гөрләде. Бер читтәрәк балалар өчен оештырылган төрле аттракционнар, кибетләр эшләп торды, мәйданда спортның төрле төрләре буенча бәйгеләр башланды.
Мәйдан уртасында ,уен-бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп булуы бер дә гаҗәп түгел. Капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тарту , таяк тарту,тауга каршы йөгерү, турникта күтәрелү, сумо көрәше, утын кисү,гер күтәрү, озын толым, тачка ярышы , 50 килограмлы капчык күтәреп йөгерү, көянтә белән су ташу, пакет эченнән йөрү, “Ташбака” уены, волейбол, эстафета , әтәч тоту , чаңгы ярышы,пакет эчендә йөрү болар барысы да бәйрәм программасына кертелгән иде. Теләге булган һәр кеше үзенең көчен дә сынап карады.
Аерым уеннарның : таяк тарту, кул көрәше, чаңгыда ярышу буенча бәйгеләрнең “Игенче ҖЧҖ е хезмәткәре арасында да уздырылуы хезмәткәрләрнең күңелләренә хуш килде.
Шулай да халыкны аеруча татарча көрәш күбрәк кызыксындырды. Көрәш балалар, үсмерләр, ир- егетләр арасында узды.
Сабантуйның мәдәни программасы гаять бай булып, Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров, Айгөл Бариева, Айдар Тимербаев,Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәгыйтъ Гыйбашев,Иркэ популяр җырчылар Зәринә Хәсаншина , Лилия Шакирова һәм алып баручы Ленур Биктимировлар моңлы һәм дәртле җырлары белән күңелләрне күтәреп тордылар.