6 июнь көнне, бөтен мөселман дөньясы кебек үк, Килдебәк авыл җирлеге халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Җирлекнең һәр авылында ир-атлар иртән-иртүк, тәкбир сүзләрен әйтеп (Аллаһыны мактап), мәчетләргә җыелдылар. Мәчетләрдә имамнар Корбан бәйрәменең мәгънәсе һәм әһәмияте турында бәйрәм вәгазе укыдылар. Шуннан соң мәчеткә килүчеләрнең барысы да җәмәгать белән бәйрәм намазы укыдылар һәм бәйрәм хөтбәсын тыңладылар. Шуннан соң барысы да бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм өйләренә таралыштылар, анда аларны якыннары һәм туганнары бәйрәм табыны янында көтеп торалар иде. Күпләр шулай ук корбан чалу йоласын үтәделәр һәм мохтаҗ, ятимнәргә корбан ите һәм күчтәнәчләр өләштеләр.