Тимершык авыл җирлегендә Сабантуй - 2025

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар һәм башкорт халык бәйрәме. Тантананы шулкадәр киң итеп билгеләп үтү кабул ителгән ки, сүз икенче мәгънәгә ия: шаяртып кына зур шау-шулы күңел ачуны сабантуй дип атыйлар. Сабантуйда җырлар, биюләр, конкурслар һәм йолалар белән зур халык бәйрәме уздыру гадәте бар.

     8 июнь көнне Тимершык  һәм Көек авылларында традицион Сабантуй - 2025 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы - милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып  Тимершык авылында Җалялиев Эдуард, Көек авылында  ШакировЗөфәр калдылар. Абсолют батырларга  традиция буенча тәкә бүләк ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International