Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасында «Дуслар көне» билгеләп үтелде.
Халыкара дуслар көне дусларыбызга аларның безгә никадәр кадерле һәм мөһим булуын искә төшерү өчен кирәкле чара. Дуслар безгә нинди яшьтә һәм нинди күңел халәтендә булсакта кирәк! Ә менә дус булырга без балачактан ук өйрәнәбез!
Бу көн «Дуслар ни өчен кирәк? " дигән әңгәмәдән башланды. Аннан соң балалар эстафета уеннары уйнадылар. Бәйрәм уңай хис-кичерешләр генә китереп калмыйча, балаларның тормышын дустанә мөнәсәбәтләр мөһимлеге белән баетты. Балалар дусларның шатлыкта да, сагышта да кирәк икәнен үзләштерделәр. Дуслар һәрвакыт ярдәмгә килерләр һәм кирәк вакытта кулларын сузарлар.