28 нче май көнне безнең гимназиядә күптән көтелгән «Мирас» лагерен ачу тантанасы — «Беренчеләр хәрәкәте» сменасы башланды!
Бу вакыйга барлык катнашучыларны да мавыктыргыч дуслык һәм ял дөньясына сәяхәт башлау өчен җыйды. Без, әйдәманнар, лагерьның якты идеяләр һәм илһамландыргыч инициативалар өчен мәйданчык булуы белән горурланабыз!
Лагерь ачылышына мөхтәрәм кунак — ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы . Сөләймановның, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Кәримов Марат Рәшит улы, Саба районың Беренчеләр хәрәкәте җирле бүлекчәсенең җитәкчесе Хаҗиев И.И, ларның килүе безнең өчен аеруча зур сөенеч булды.
Сменада ял итүче 317 баланың барысына да якты тәэсирләр, яңа дуслар һәм онытылмас мизгелләр телибез!