“Яшьлек” яшьләр үзәге, Сабантуйга Бирнә җыйды.

2025 елның 27 мае, сишәмбе

“Яшьлек” яшьләр үзәге, Сабантуйга Бирнә җыйды.

26 нчы май көнне, Шәмәрдәннең Фрунзе һәм 8 Март урамнары, җыр, моң, гармун тавышыннан яңгырап торды.  Чөнки халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар якынлаша. “Яшьлек” яшьләр үзәге коллективы һәр йорт капка төбендә тукталып, бәйрәмгә бүләк бирүчеләрне сәламләде. Аларга исемләп рәхмәт әйтеп, сабантуй бәйрәменә чакырды. Капка төбендә хуҗалар белән татар халык биюләре башкарылды, колгага әкренләп сөлгеләр кунаклады, чиләккә йомыркалар тәгәрәде, бала-чагаларның сумкалары баллы күчтәнәчләр белән тулды. Һәр кеше күңелендә илләр тыныч булып, бәйрәмнәрне күңелле һәм имин үткәрергә язсын дигән теләк яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International