"Яшьлек" яшьләр үзәге Алдынгылар белән очрашты.
23 май көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм Саба районы "Алдынгылар" хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе "Время открытий" Бөтенроссия акциясе кысаларында,"Ямьле Саба" яр буена "Алдынгылар походы" оештырды.
Поход яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен менә дигән чара булып тора. Табигатьтә вакыт үткәрү табигатьне күрергә һәм тоярга мөмкинлек бирә. Әлеге поход кысаларында һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты : балалар җептән һәм сәйлән беләзек үрү, кәгазьгә һәм ташларга акрил буяулар белән рәсем ясау белән шөгыльләнделәр.Шулай ук күңелле ярышлар да булды. Зур ботинкалар киеп йөгерү, туннель аша чыгу кебек ярышларда балаларның җитезлеге сыналды.
Актив ялдан соң походта катнашучылар пикник оештырдылар.
Барысы да мондый вакыт үткәрүдән канәгать калды!