Картинг буенча Республика ярышлары нәтиҗәләре

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

2025 елның 16-18 маенда штп.Байлар Сабасында картинг буенча республика ярышлары узды: "Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б" классларында 30 нчы Кубок һәм ТР Беренчелеге; "Восход" классында 26 нчы ТР Кубогы; "Honda GX-200", Honda GX-270 (юниор) классларында 5 нче ТР Беренчелеге.

Саба муниципаль районының «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы әзерлек күрсәтеп, призлы урыннар алдылар.ТР Беренчелегендә «Стриж» классында Шаһиев Фидан-2, Йосыпҗанов Рәсим-4, ТР Кубогында «125-Б» классында Йосыпҗанов Рәмзил 4 урынны яулады. ТР Беренчелегендә «125-А» классында Насыйбуллин Данис 1 нче, Гәрәев Артур 3 нче урынны алды. ТР Беренчелегендә «Пилот» классында Насыйбуллин Данис 1 урынны яулады. ТР Кубогында "ВОСХОД" классында Галимов Илнар 1 урынны, Даминов Динар 2 урынны алды . «Торнадо-1» командасы ( Йосыпҗанов Рәсим, Насыйбуллин Данис, Йосыпҗанов Рәмзил) 1 урынны яулады. «Торнадо-2» командасы (Шаһиев Фидан, Гәрәев Артур) 4 урынны яулады. Молодцы! 

Спортчыларны һәм аларның тренерлары-укытучылары Насыйбуллин Илгиз Тәлгать улы, Исрафилов Рафил Гаптрәшит улы һәм механик Йосыпов Азат ны котлыйбыз.  

Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International