17 май көнне «Яшьлек» яшьлек үзәге Шекше авыл җирлеге белән берлектә, яңа төзекләндерелгән заманча спорт майнадчыгы ачылу уңаеннен ,волейбол бүенча ярышлар үткәрде.

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

17 май көнне «Яшьлек» яшьлек үзәге Шекше авыл җирлеге белән берлектә, яңа төзекләндерелгән заманча спорт майнадчыгы ачылу уңаеннен ,волейбол бүенча ярышлар үткәрде.

Ярышны Шекше авыл җирлеге башлыгы Хайретдинов Радик Рамазан улы һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы башлап җибәрде.

Сатыш,Иштуган,Тимершык һәм Шекше авыл җирлекләре волейболчылары иптәшләрчә матчта очраштылар.Командалар майданчыкта искиткеч энергия һәм дәрт белән көрәштеләр ,үзәренең осталыкларын күрсәттеләр.Һәм менә турнирның нәтиҗәләр:

Бигәнәй авыл яшьләре абсолют җиңүне яулады,Тимершык авыл яшьләре икенче урынны яуладылар, ә Шекше яшьләре өченче урынга лаек булды.

Барлык катнашучыларны һәм җинүчеләрне, Саба районы яшьләр эшләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы,дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләде.

Спортчыларга алга таба уңышлар һәм яңа җинүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International