Саба районында 17 нче тапкыр "Серле каләм" иҗат бәйгесе үтте.
Бүген, “Яшьлек” яшьләр үзәге оештырган “Серле каләм” иҗат бәйгесе, Сабаның “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына, милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланган, татар халкының язмышы өчен борчылган, телен, динен сакларга тырышкан, гомумән үзебезчә, чын татарча иҗат иткән, каләм тибрәткән шәхесләрне җыйды.
Яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә карата кызыксыну уяту, балаларда туган якны ярату һәм аңа карата горурлык хисләре тәрбияләү, яшьләргә һөнәр сайларга юнәлеш бирү, шулай ук район җирлегендәге яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтен үстерүне максат итеп куйган әлеге бәйге, районыбызда 17 нче тапкыр үткәрелә.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Каримов Марат Рэшит улы, бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында “ Әлеге бәйгенең зур тарихы бар. Ел саен без аны Казан шәһәреннән кайткан профессор, доцентларыбыз белән берлектә үткәрәбез. Рәхмәт аларга”, -диде. Дөрестән дә, “Серле каләм” бәйгесенең тәбрикләү тантанасында ел саен олы һәм көтеп алынган кунаклар катнаша. Алар, Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, Россиянең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин Гарифуллин Васил Захит улы;
Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Журналистларының "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты, Татарстан Журналистлар берлеге әгьзасы, 'Шәһри Казан" газетасының бүлек редакторы Галиева Рэсимэ Муллаян кызы;
Рус телендә нәшер ителүче «Идель» журналының шеф-мөхәррире, «Че гуглит татар кызы» проекты авторы Зиннәтова Динара Рамил кызы;
"Шәһри Казан" газетасының бүлек редакторы, социаль челтәрдә "Догалы йорт" төркемен алып баручы. "Догалы йорт" дини календарен төзүче, Татарстан Журналистлар берлеге әгьзасы Гарифуллина Дилбәр Газил кызы;
"Шәһри Казан" газетасының бүлек редакторы, Татарстан Журналистлар берлеге әгьзасы, "Догалы йорт" дини календарен төзүче Шәрәфиева Гөлнур Мәлик кызы.
Республика күләмендә үткәрелүче “Серле Каләм -2025” иҗат бәйгесендә , Саба районы белән чиктәш Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Арча, Әтнә районы мәктәп укучылары һәм яшьләре дә актив катнаша. Быел бәйгедә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Хәтерлибез... Горурланабыз!”, туган җиребезгә мәдхия җырлаучы “Күңелдә- Туган як”, яшьләргә һөнәр сайларга этәргеч булучы “Һөнәрләрнең төрлесе бар” һәм көн кадагында булган сорау “Интернетсыз яшәү мөмкинме?” номинацияләрендә 80 гә якын эш каралды.
“Серле каләм” иҗат бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында шулай ук,
Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, журналистларнын “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөбәракова Әлфия Галимҗан кызы, Татмедиа акционерлык жэмгыятенен “Саба таннары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Исмәгыйлов Рөстәм Гәбдрәүф улы, Саба районы “Яшьлек”яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы катнаштылар.
“Идел” журналы, “Шәхри Казан” газетасы журналистлары, яшь каләм тибрәтүчеләргә, иҗат итү, мәкаләләргә баш исемнәр кую, ничек язырга, кешеләр белән ничек аралашырга һәм уртак тел табырга кирәклеге турында мастер-класслар күрсәттеләр. Бәйрәмгә, районыбызның шигъри җанлы шәхесе Алисә Гыймадиева сөйләгән “Милли моңнар” һәм Г.Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган бәйгедә җиңү яулаган Илзия Гафиятова 4 телдә сөйләгән “Туган тел” шигыре дә ямь өстенә ямь өстәде. Җитәкчеләр бер-бер артлы чыгып, һәр номинация буенча җиңүчеләрне котладылар.
Тәбрикләүләрнең иң югары ноктасы бәйгедә Гран-прины билгеләү мизгелләре булды. Шулай итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Гарифуллин Васил Захит улы исемендәге “Серле каләм 2025” бәйгесенең быелгы Гран При иясе булып , Саба гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы- Кәримов Камил Искәндәр улы танылды. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Гарифуллин Васил Захит улы, районыбызда 17 нче тапкыр уздырылучы “Серле каләм” иҗат бәйгесе турында түбәндәге фикерләрен җиткерде.
“Республикада шундый озын гомерле берничә бәйге генә бар. Аның берсе Казанда үткәрелүче “Алтын каләм” бәйгесе һәм Сабада үткәрелүче “Серле каләм” бәйгесе.”
Бу бәйге турында әйтелгән иң югары бәяләрнең берседер.Алдагы елларда бәйгедә катнашучылар саны да, язмалар сыйфаты да, республикада “Серле каләм” бәйгесендә каләм чарлап остарган журналистлар саны да артыр дип ышанабыз.