Саба муниципаль районында «Өченче яшь»XV пенсионерлар Спартакиадасы узды

2025 елның 16 мае, җомга

Саба муниципаль районында «Өченче яшь»XV пенсионерлар Спартакиадасы узды «Олимп» стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XV Республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды. Спартакиада кысаларында, 2025 елның 16 маенда 36 катнашучы җиңел атлетика, дартс, ядрә белән ату буенча көч сынашты. Ветеран пенсионерлар ГТО нормативларын да үтәделәр. Комплексның сынау программасына "1000 метрга йөгерү", "гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу", "кулларны терәп ятып бөгү-җәю"кергән. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, барлык мәдәни чараларда актив катнашалар, осталык һәм ихтыяр көчен күрсәтәләр. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Республика Спартакиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр Казанда район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International