Җиңү сүзе – миллион кешенең гомерен, тылда һәм яу кырында күпме хезмәтне, патриотизмны үзенә сыйдырган. Без бүген батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан кешеләр алдында баш иябез.
7 нче май көнне безнен гимназия укучылары Саба мәктәбен тәмамлаган якташ Героебыз Гали Закиров һәйкәле янында тантаналы линейкага җыелды. Кунакка сугыш чоры балалары, ветеран укытучыларыбыз Шиһапова Дания Сәйфи кызы, Шәйхетдинова Физия Корбан кызы чакырылган иде. Кызганычка каршы, елдан ел ветераннарыбыз кими, сәламәтлекләре югалу сәбәпле, килә алмаучылар да бар. Линейка Россия һәм Татарстан, Саба флаглары күтәрелү, Гимн башкару белән башланып китте. 7а һәм 7г сыйныф укучылары башкаруында бик эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Ветеран укытучыларыбыз тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә, яхшы укырга өндәп матур теләк теләделәр. Юнармия һәм укучылар тарафыннан Гали Закиров һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салынды.
Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде.