6 май көнне, Шәмәрдәндә, Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, җиңел атлетика кроссы үтте.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

6 май көнне, Шәмәрдәндә, Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, җиңел атлетика кроссы үтте.

Быел йөгерү сезонын ачып җибәрүче беренче ярышлар булгангадыр, көннең бераз салкынча һәм җилле булуына да карамастан, ярышка 200 дән артык җиңел  атлетиканы үз итүче спортчы җыелган иде.

Кроссны Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы башлап җибәрде.

“ Елдан-ел әлеге ярыш зур колач ала. Катнашучылар саны артып бара. Спортны сөюегез, ярышларда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт”, - диде ул. 

 Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы, ярышка килгән барлык халыкны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләде.

Кроссны ачу тантанасында, үзләре дә ярышларда актив катнашучы, спорт сөюче җитәкчеләр-җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гильфан улы  Әхмәтов та катнаштылар.

Йөгерештә катнашучылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, студентлар, оста спортчылар һәм беренче тапкыр йөгерергә килүчеләр дә бар иде. 

Килгән һәр кешегә “Игелекле Саба” игелек үзәге волонтерлары георгий ленталары таратты.

Ярышларда призлы урын алган җиңүчеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Мәктәпкәчә яшьтә катнашкан барлык балаларга махсус бүләкләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International