“Яшьлек” яшьләр үзәге, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, “Мин тормышны яратам!” шигырь бәйгесе уздырды.
Бәйге шулай ук, Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.Татар телен, әдәбиятын, татар мәдәниятен һәм сәнгатен киңрәк өйрәнү максатыннан оештырылган бәйгегә барлыгы 40 тан артык эш килде. Килгән эшләр өч яшь котегориясенә бүленеп каралды. Бәйгегә килгән видеолар “Саба таңнары” газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә дә урын алды.
Жюри әгъзалары эшләрне түбәндәгечә бәяләде. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр катнашучылар арасында, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп, 3 нче урыннарны Хуҗин Ильзат белән Галәвина Әлфинә бүлеште. 2 нче урын Гыйләҗетдинов Исламга, 1 нче урын Хаҗиев Камилгә бирелде. 19 яшьтән 25 яшькә кадәр катнашучылар арасында, 3 нче урыннарны Габдрахманова Ләйсән белән Гыйльметдинова Әдилә бүлеште. 2нче урында Гафиятова Ильзия, 1нче урында Мөхәммәтҗанова Зилә. 26 яшьтән 40 яшькә кадәр катнашучылар арасында 3 нче урыннарны Мөбәрәкова Алия һәм Галиәкбәрова Резеда бүлеште. 2 нче урынны Галимбәкова Гөлинә, 1 нче урынны Гимадиева Алисә яулады. Бәйгедә җиңүчеләрне "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Дилүс Закиров һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова тәбрикләп, катнашучыларның барсына да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм диплом белән акчалата бүләк тапшырдылар. Телебезгә, татар сәнгатенә гашыйк шушындый яшьләр барында милләтебез эле яшәр һәм бәйгебез алдагы елларда да дәвам итәр дип ышанабыз.