“Яшьлек” яшьләр үзәге “Офис хезмәткәрләре” көненә бәйге үткәрде.
28 апрель көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге район мәдәният йортында офис хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде.
Бәйгегә, үзләренең һөнәри үсешкә омтылышларын һәм актив тормыш позициясен берләштергән төрле оешма һәм учреждение хезмәткәрләре җыелды.
Тантаналы ачылышта Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Рәшит улы Кәримов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Мансур улы Баһманов, Саба районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов, Балтач районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Ридәил улы Закиров катнаштылар.
“Безнең район тарихында беренче мәртәбә мондый вакыйга оештырыла, ул офис шартларында эшләүче төрле оешма һәм учреждение вәкилләрен берләштерә. Әлеге чара офис хезмәткәрләренең тизлеген, төгәллеген һәм креативлыгын күрсәтүче мавыктыргыч конкурсларны үз эченә ала. Мәсәлән, «Кассир» конкурсы, акчаны төгәл һәм оператив рәвештә саный белүегезне күрсәтәчәк. Безнең максат- барлык катнашучыларны тәҗрибә һәм яңа идеяләр уртаклашуга ярдәм итә торган дустанә атмосферада берләштерү», - дип уртаклашты, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов.
Чара «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Делюс Ридәил улы Закиров җитәкчелегендә узды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов белән бергә, алар кичәне әңгәмә рәвешендә күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып бардылар.
Бәйгегә районнан 12 команда җыелган иде. Алар җирле үзидарә җитәкчеләрен берләштергән “Сельсовет” һәм “Комета” командалары, Район финанс-бюджет палатасыннан «Финансисты», Саба районы буенча федераль казначылык идарәсеннән “Казначейство”, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән “Балкыш”, Акбарс банкыннан “Барсики”, авыл хуҗалыгы идарәсеннән “Икмәк”, район башкарма комитетыннан “Совет” һәм “Исполком” ,Саба йөзү бассейннан “Аква леди”, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортыннан “Великолепная 5-ка”, Югары Утар балалар интернат йортыннан «Офис 5.0» командалары.
Бәйгегә уеннар нәкъ менә офис хезмәткәрләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтү өчен махсус сайланган иде. “Архивист”биремендә катнашучыларның документларны архивлау осталыгы тикшерелде. “Печатная машинка"ярышында текстны барысыннан да тизрәк җыярга , «Кассир» номинациясендә акчаны тиз санау күнекмәләрен күрсәтергә, «Бозылган документ " номинациясендә югалган документ мәгълүматларын кире кайтарырга, «Мозговой штурм» интеллектуаль биремендә катнашучыларга башваткычны беренче булып чишәргә кирәк иде.
Әйтергә кирәк, уеннарда бераз хата җибәрүчеләр дә, үз эшләренең осталары да очрады.
Җиңүче командаларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде, һәр катнашучыга күтәренке кәеф бүләк ителде.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
Беренче урында район башкарма комитетыннан “Исполком” , икенче урында шулай ук район башкарма комитетыннан “Совет”, өченче урында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән “Балкыш” командалары чыкты.
Җиңүче командаларны котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга һөнәри уңышлар телибез!