22 нче апрель-Халыкара Җир көне

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

 22 нче апрельдә без файдалы һәм бик мөһим бәйрәм — Халыкара Җир көне билгеләп үтәбез. 2009 елда Берләшкән Милләтләр оешмасы 22 апрельне Халыкара Җир-Ана көне дип игълан итте. 

Бу көнне безнең гимназя укучылары күп торле файдалы, тәрбияви чараларда актив катнашалар. Башлангыч сыйныфы укучылары белән гамәлдән чыккан батарейкалар җыйдык, югары сыйныф укучылары белән мәктәп территориясен чупләрдән арындырдык, чәчәк тутәлләренең туфрагын  йомшартып, әзерләп куйдык, кызыклы квест викторинада катнаштык.

Җир планетасы — безнең йортыбыз, ул үзенең күптөрлелеге белән гүзәл. Без еш кына үз-үзебезнең тотышын нәрсәгә китерәчәге турында уйланмыйбыз да. Әйдәгез, планетабызны саклыйк, аның моңарчы күрелмәгән, беренчел матурлыгын саклап калу өчен аны яратыйк һәм кешеле тарафыннан күрсәтелә торган тискәре йогынтыдан саклыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International