2009 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча ачык турнир

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

         2025 елның 19 апрелендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча ачык турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәреннән "Сириус", Мамадыш шәһәреннән "3 нче урта мәктәп", Казаннан "Red Pony", Б.Сабадан  "Сабантуй"ның 2 командасы катнашты.

   Уеннар киеренке һәм каты көрәштә узды. Спортчылар һәр туп өчен  көрәштеләр, җитезлек һәм тизлек, чыдамлык һәм команда рухы күрсәттеләр.

          Уеннар нәтиҗәләре буенча «Сабантуй 1 "командасы җиңү яулады, икенче урында - "Red Pony" командасы, өченче урында – Мамадышның "3 нче урта мәктәбе"

         Командалар грамоталар, акчалата призлар һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International