22 апрельдә Балалар иҗат үзәге коллективы һәм «Беренчеләр хәрәкәте» нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Хаҗиев И.И. традицион өмәгә чыктылар. Сабинка елгасы яр буйлары тәртипкә китерелде. Хезмәткәрләр территорияне көнкүреш чүп-чарыннан, коры ботаклардан һәм узган елгы яфраклардан чистарттылар, туган якны төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.