Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Р.Н. призына инглиз теленнән олимпиада

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

2025 елның 12 апрелендә "ОНИКС" Сәләтле балалар өчен белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов призына инглиз теленнән олимпиада булып узды. Әлеге олимпиада икенче ел рәттән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты вәкилләре белән берлектә үткәрелде. Һәм быел республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 202 инглиз телен яратучы укучыны үзенә җыйды. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Иннополис, Алабуга, Мамадыш, Кукмара шәһәре, Теләче, Биектау, Балтач, Питрәч, Югары Ослан, Арча, Әгерҗе, Саба районнарыннан, Киров өлкәсеннән катнашучылар да бар иде. Олимпиадага нәтиҗә көнендә үк ясалды, призлы урын алучы укучылар диплом һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International