Иштуган ФАП төзелеше

2025 елның 11 апреле, җомга

"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы буенча Иштуганда заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү дәвам итә .
Төзелеш заманча технологияләр һәм материаллар кулланып алып барыла, бу пациентлар һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа ФАП диагностик тикшеренүләр үткәрү, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм медицина процедураларын башкару өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылачак. Бу күрсәтелә торган хезмәтләр дәрәҗәсен сизелерлек арттырачак һәм поселокта яшәүчеләр өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International