«Зарничка» беренче район хәрби-спорт уены оештырылды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ватанга мәхәббәт хисе илебезнең үткәненә таянып кына түгел, ә Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында горурлык тәрбияләргә тиеш.

Бүген Байлар Сабасы бистәсендә истәлекле зур чара узды. «Татарстан республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» вәкилләре, «Беренчеләр хәрәкәте», «Юнармия» Саба иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләре белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Зарничка» беренче район хәрби-спорт уены оештырды.

Хәрби-спорт уены «Зарничка» да 9 балалар бакчасыннан командалар катнашты. Уен ике өлештән торды:

- хәрби җыр конкурсы.

- Хәрби - спорт уеннары һәм эстафеталар. Шулай ук балалар өчен хәрби - кыр кухнясы да оештырылды.

Сабаның 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасының «Орлята» командасы хәрби җыр бәйгесендә 3 нче урынны, ә хәрби - спорт уенында «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International