"Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары балалар өчен күңелле стартлар оештырды.

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

"Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары балалар өчен күңелле стартлар оештырды.                               6 апрель  халык-ара спорт көне. Бу уңайдан "Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары- Лесхоз бистәсеннән Илназ Валиев һәм Олыяз авылыннан  Ильяс Хуҗәхмәтов бергэ берлэшеп, үзләрендә шөгыльләнүче балаларны Лесхоз мәдәният йортына җыйдылар. Кичә, биредә, Физкультура һәм спортка кызыксыну уяту, актив ял итүне оештыру, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан, балалар белән күңелле стартлар оештырылды. Аларда балалар көч, җитезлек, чыдамлык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр. Әлеге спорт  чарасыннан,  балалар бик күп уңай эмоцияләр, яңа дуслар, дустанә аралашу, һәм баллы  күчтәнәчләр төяп таралыштылар. Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International