Шәмәрдән командасы 1 нче урында!

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Шәмәрдән командасы 1 нче урында!                          

6 апрель көнне Кукмара районының Янил  авылында Насих Рәхимуллин призына, ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар узды!

Ярышта 7 иң яхшы команда очрашты һәм аларның һәркайсы җиңүгә омтылды.

Уеннарда  Шәмәрдән ир- атлар командасы җитезлеге, төгәллеге белән аерылып торды һәм  мактаулы  беренче урынны яулады!

Аларны чираттаны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International