19 нчы март көнне, районыбыздагы хезмәт коллективларының ир- ат командалары арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының зона уеннары тәмамланды.

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

19 нчы март көнне, районыбыздагы хезмәт коллективларының ир- ат командалары арасында, волейбол буенча  Саба муниципаль районы чемпионатының зона уеннары тәмамланды. Шәмәрдән зонасында иң көчлеләре булып түбәндәге командалар танылды.                3 нче урында Шәмәрдәннең Россия тимер юллары, 2 нче урында магистраль газүткәргечләр Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсе, 1 нче урында "Яшьлек" яшьләр үзәге егетләре.  Шулай ук Шәмәрдәннең яшь "Молодежка" командасына кызыксынлыру бүләге бирелде.  Иң яхшы уенчылар булып, Закиров Данис, Мөхәммәтшин Алмаз, Андреев Владислав, Зиннуров Амир танылдылар.  Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Закиров, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Ридәил улы Закиров җиңүче командаларны котлап, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International