"Яшьлек" яшьләр үзәге, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре белән Саба муниципаль районы белем бирү учрежденияләрендә очрашулар оештырды.

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

"Яшьлек" яшьләр үзәге, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре белән Саба муниципаль районы белем бирү учрежденияләрендә очрашулар оештырды.                          Татарстан Республикасы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «конструктив диалог» үстерү чаралары комплексы старт алды.

Чаралар яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән һәм республиканың һәр муниципаль районында узачак.

Бүген районыбызның яшүсмерләре һәм яшьләре, мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «конструктив диалог»үстерү чаралары комплексы кысаларында гамәлгә ашырыла торган диалог чарасында катнаштылар. 

Алар алдында, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең җәмәгать ярдәмчесе, ТР Яшьләр ресурс үзәге башкарма директоры,  “Без-ул дөнья!” республика программасы җитәкчесе Егоров Андрей Николаевич, шулай ук җәмәгать ярдәмчеләре Бендрик Александра Константиновна, Нигматуллин Камиль Наил улы, Фаттахова Адиля Айрат кызы чыгыш ясадылар.

Әлеге чаралар медиаграмотлык дәрәҗәсен күтәрү һәм тәнкыйди фикерләүне үстерү максатында үткәрелә. Шулай ук катнашучылар цифрлы гигиена турында, шул исәптән кибербуллинг, шәхси мәгълүматларны саклау, куркынычсыз парольләр, интернетта җиңел акчалар, мошенниклык, террорчылык, интернетта һәм реаль тормышта куркынычсызлыкның башка мөһим аспектларын белә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International