Бүген , 18 мартта, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре ,балалар белән, Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр. 2025 елның 18 мартында Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына 11 ел була. Бу көн безнең бердәм һәм аерылгысыз булуыбызны ассызыклый.
Кырым һәм Севастополь-гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә, табигый матурлыкларга һәм искиткеч кешеләргә бай төбәкләр. Бу Россиянең бөек тарихына гына түгел, киләчәктә икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеш өчен зур потенциалга ия булган аерылгысыз өлешләре. Безнең көчебез-бердәмлектә һәм татулыкта. Балаларга шул хакта сөйләнеп, тарихи вакыйгалар искә алынды.