2025 елның 13-17 мартында Алтай краеның Барнаул шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия кышкы авыл уеннары узды. Авыл уеннары программасына чаңгы ярышлары, сыер савучылар, механизаторлар ярышлары, шулай ук спорт гаиләләре ярышлары кертелде.
Команда беренчелегендә механизаторлар Мөбәрәков Ришат һәм Мөбәрәкова Алия 5 нче урынны, сыер савучылар арасында Вайисов Улугбек 4 нче урынны, команда зачетында Шайхуллин Фиргәт белән 9 нчы урынны алдылар.
XII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары йомгаклары буенча безнең команда II урынны яулады.
Командабызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, сәламәтлек, алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!