Сабадан "Сабалетта" кабат җиңүче!!!
13 нче март көнне, Казанның Химиклар мәдәният сараенда, "Әйдә шаяРТ!" татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Биредә танылган командалар белән бер рәттән республикабыз районнарыннан килгән 21яңа команда көч сынашты. Моңарчы алар сайлау турын районнарда уткән иделәр.
Командаларны Татарстанның шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамиль Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова,ТНВ каналының алып баручысы Айваз Садыров, озак еллар «Əйдә, ШаяРТ!" татар КВН лигасында уйнаган, күптән түгел генә СВОдан кайткан герой Ленар Галяутдинов бәя бирделәр.
Фестивальдә Сабабызның «Сабалета" җыелма квн командасы үзенчәлекле, уңышлы чыгышы белән 1 урын яулады.
“Сабалета" командасын зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарында уңышлар теләп калабыз!