7 март көнне Сүлә авыл клубында, “8 Март” бәйрәме уңаеннан, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия). Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.