2025нче елның 10нчы мартында Шәфигуллина Хөмәйрә Шиһап кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Хөмәйрә апа 1935 елның 10 мартында Саба районы Миңгәр авылында туа. Гаиләдә 3 кыз үсәләр. Әтиләре сугышка киткән җиреннән кире кайтмый, 1944 елның сентябрендә үлде дигән кара кәгазь килә. Әниләре Зәйтүнә колхозда эшли.
Сугыш чоры балалары - әтиләре сугыш кырында калып, аларны гомерләре буе сагынып көтүче миллионнарча ятим балалар. Әйе, сугыш фронтка да, кеше тормышына да үзенең кара шәүләсе белән үтеп керә. Тормышның бар авырлыгы хатын – кыз, балалар һәм картлар җилкәсенә төшә. Төрле хезмәт башкарырга туры килә сугыш чоры балаларына: амбарда да эшлиләр, башак та җыялар, уфалла арбасы белән симәнә дә ташыйлар, көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар шунда тырышып хезмәт куйганнар.
- Иң истә калганы шул, ашарга ризык юк иде диярлек, болыннардан -бакчалардан җыеп алабута, атлык, кузгалак, кычытканнар алып кайтабыз, әби шуннан аш пешерә - дип искә ала Хөмәйрә апа, без яшь идек, әниләргә авыр булды, -ди. 7 сыйныфны тәмамлагач Хөмәйрә апа Тимершык авылында тегү әртилендә эшли. Эшләгән дәвердә язмыш аны Олы Шыңар авылы егете Сәйфулла белән таныштыра. 1956 елның маенда өйләнешәләр, бергә 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Шыңарга килгәч Хөмәйрә апа колхозда төрле эшләрдә эшли, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куя.
Бүгенге көндә Сәйфулла абый инде гүр иясе, Хөмәйрә апа Байлар Сабасы бистәсендә кызы Сәмәрия тәрбиясендә яши. Балалары, 7 оныгы, 15 оныкчыгы һәрвакыт хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар.