5 нче март көнне Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә ГТО билгеләре тапшырылды.
Яшьләр үзәге коллективы спорт чараларында актив катнаша, ГТО нормаларын тапшыру да искәрмә түгел.
"Яшьлек" директоры Закиров Делюс Ридаил улы шәхсән үзе хезмәткәрләрен котлады һәм мактау билгеләрен тапшырды.
Тәмамланган сынау нәтиҗәләре буенча барлык хезмәткәрләр иң мактаулы - алтын билгеләргә ия булдылар.
ГТО билгесе - Россия Федерациясе гражданинының актив тормыш позициясе, аның матур физик хәләте, нык сәламәтлеге һәм көчле рухы күрсәткече!