90 яшьлек юбилярны котлау

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Олы  Шыңар авылында  яшәүче  Салихова Гөлсәрия Мехәмәт кызына 2025нче елның  26нчы  февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды. Салихова Гөлсәрия Мөһәммәт кызы  1935 елның 26 февралендә Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Гаиләдә 8 бала үсәләр. Гөлсәрия апа 5нче бала була. Әтиләре Мөхәммәт  Олы Шыңар мәктәбендә директор булып эшләгән, 1942 елда фронтка китә. “Әтием, Салихов Мөһәммәт Саратовта хәрби белем ала, Сталинградны немецлардан азат итүдә катнаша, шул вакытта нык яралана. Ялга кайткан вакытта яралары ачылып, Арча госпиталендә вафат булды. Аны Шыңар зыяратына җирләделәр” – дип искә ала Гөлсәрия апа ул вакытларны. Гөлсәрия апа тырыш кыз була. Барлык эшләрне дә яратып эшли. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Кияүгә чыкмый. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International