Бүген, 20 нче февраль көнне, “Яшьлек” яшьләр үзәге базасында урнашкан “Игелекле Саба” игелек үзәге хезмәткәрләре районыбызның Тимершык, Мичән, Симет мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып, волонтерлык буенча әңгәмә үткәрделәр.

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 20 нче февраль көнне, “Яшьлек” яшьләр үзәге базасында урнашкан “Игелекле Саба” игелек үзәге хезмәткәрләре районыбызның Тимершык, Мичән, Симет мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып, волонтерлык буенча әңгәмә үткәрделәр. Алар балаларга Добро.ру сайтында теркәлү, волонтерлык эшчәнлеге, волонтер сәгатьләре, волонтер паспорты, сәгатьләрнең югары уку йортына кергәндә ничә балл бирүе турында сөйләделәр. Укучылар добро.ру сайтында ничек эшләргә, сайтта игелекле эшләрне ничек табарга, волонтер буларак ничек ярдәм итәргә, дигән кебек күп кенә сорауларга әңгәмә барышында җавап таптылар.

Районыбызда волонтерлык эшчәнлегенә кушылырга теләүчеләр https://dobro.ru/ сайтына теркәлә һәм игелекле эшләрдә катнаша ала. Изге эштә бергә булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International