“Яшьлек” яшьләр үзәге Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мастер- класс үткәрде.

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

“Яшьлек” яшьләр үзәге Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мастер- класс үткәрде.

23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар  һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бу елда әлеге бәйрәм аеруча кадерле һәм үзенчәлекле булып тоела. Районыбызда бу уңайдан төрле чаралар, акциялар оештырылачак. Бүген, “Яшьлек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, Тимершык урта мәктәбе укучылары белән, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер- класс күрсәттеләр.  Открыткаларны укучылар бик теләп ясадылар һәм үзләренең иң кадерле кешеләренә бүләк итәргә теләүләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International