19 февраль көнне Шәмәрдән авылының 3 нче "Салават күпере" балалар бакчасында" Салават күпере"балалар журналы редакциясе вәкилләре катнашында республика семинары узды.
Журналның баш мөхәррир урынбасары Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы балалар журналының тарихы, аның бүген ничек эшләве, балалар бакчалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. "Радуга" - тәрбиячеләр һәм балалар өчен генә түгел, ә ата-аналар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы журнал. Гөлназ Зыятдин кызы үзенең һәр номеры уйланылган, мавыктыргыч итеп эшләнгән, дип сөйләде. Очрашу бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле узды.