2025 елның 13-15 февралендә Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Көрәш буенча республика ярышлары узды. Бу вакыйга бөтен республикадан иң көчле көрәшчеләрне берләштерде!
Ярышларда катнашучылар арасында «Яшьлек» яшьләр үзәге тренеры Закиров Данисның тәрбияләнүчесе Ахунҗанов Рифат үзен аеруча ачык күрсәтте . Аның үҗәтлеге, рух көче һәм осталыгы аңа мактаулы өченче урын алырга мөмкинлек бирде!
Әлеге ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!