2025 елның 19 февралендә «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Җиңү волонтерлары һәм «Игелекле Саба" волонтерлары белән берлектә, Бердәм гамәлләр көненә багышланган, «Стена Памяти» акциясендә катнаштылар . Бу чара "Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясенең старт вакыйгасы булды.
Әлеге проект тарихи хәтерне саклауга һәм ата-бабаларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Хәтер дивары Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл геройлары һәм Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык кешеләрнең фотосурәтләреннән ясалган. Һәр сурәт-батырлык, ныклык һәм Ватанга мәхәббәт тарихы.