Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары!

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары! 17 февраль көнне Иләбәр  авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышы  узды. Чараны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс  Ридаил улы ачып җибәреп,  барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф һәм уңышлар теләде.

Көннең бераз салкынча булуы беркемне дә куркытмады. Ярыш 130 дан артык спорт яратучыны чаңгы юлы сузылган тау итәгенә җыйды. Мәктәп укучыларыннан башлап, өлкән яшьтәгеләрнең дә аягында чаңгы иде бу көнне.

Бүләкләү тантанасын яшьләр  эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте директоры Зарипов Алмаз Зөфәр улы үткәрде.

Барлык яшь катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International