Әдәби сәгать «Гомерем минем моңлы бер җыр иде”

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китанханәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән белем бирү дәресе уздырдылар.Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең  -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен  сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында киңкырлы мәгълүмат җиткерделәр. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International