Чабья-Чурча авыл клубында герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дигән патриотик сәгать булып узды. Балалар шагыйрьнең фронттагы авыр көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-шигырьләре турында белделәр. Шулай ук балаларга «Көрәшкә бирелгән тормыш»китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара барышында «Муса Җәлил - патриот шагыйр»презентациясе күрсәтелде. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.