«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара

2025 елның 15 феврале, шимбә
15 нче февраль көнне безнең балалар йортында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. Чараның максаты - балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы турында презентация карадылар, шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. Шулай ук, аның "Карак песи " шигырен сәхнәләштерделәр. Бу чара балаларга бик ошады. Хәзерге вакытта Ватанның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International