2025 елның 13 февралендә Саба районының "Оникс" МББУсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан 8-11 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чараның максаты-кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату иде. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Балалар хәзер социаль челтәрләрне актив кулланучылар булганлыктан, аларны нигездә товарларны дистанцион ысул белән сатып алу белән бәйле сораулар кызыксындырды. Тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе каралды. Укучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде.