"Яшьлек" яшьләр үзәгендә балалар белән "Йөрәктән- йөрәккә" дигән исем астында мастер - класс үткәрелде.

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә балалар белән "Йөрәктән- йөрәккә" дигән исем астында мастер - класс үткәрелде. Мастер - класс 14 нче  февраль Бөтендөнья гашыйклар көненә багышланган иде. Бу көнне һәр кеше үзенең чын йөрәктән яратуын аңлата.

 "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү пелагоглары үткәргән әлеге  чарада Шәмәрдән «Үсеш» лицееның  укучылары катнашты.

Чарада катнашучылар иҗат атмосферасына чумды һәм үзләренең якыннары өчен уникаль открыткалар булдырды. Балалар төрле материаллар белән эшләргә, үзенчәлекле дизайннар уйлап табарга өйрәнделәр. Мастер-класс дусларча атмосферада үтте. Балалар чын йөрәктән ясаган кечкенә "йөрәкчек" ләрне иң якын кешеләре- әти-әниләренә бүләк итәбез  дип таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International