95 яшьлек юбилярны котлау.

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Оет авылында  яшәүче Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызына  2025нче елның 10нчы февралендә  95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Икмәк” ААҖ вәкилләре дә  кушылды.

Файзрахманова Фәйрүзә  1930 елның 10 февралендә  Саба районы Сатыш авылында уртача хәлдәге гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Шәфигулла, әнисе Бәдерниса колхозда төрле эштә эшләгәннәр. Алар гаиләдә барлыгы 7 бала булганнар.Балачакта ук ачлык-ялангачлыкны татый, әнисенә ияреп басуга урак урырга, чүп утарга йөри.

Ул вакытта хатын – кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын – кызлар артыннан  калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар. - Сугыш вакытында ашарга ризык юк иде диярлек, болыннардан -бакчалардан җыеп алабута, атлык, кузгалак, кычытканнар ашый идек, - дип искә ала Фәйрүзә  апа, без яшь идек, әниләргә авыр булды, -ди. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Фәйрүзә апа мәктәптә 7 сыйныф укый. 14 яшеннән тегү әртилендә эшли башлый, анда 7 ел эшләгәч пекарняга эшкә керә.

1955 елда  Оет авылы егете Мехәммәтнурга  кияүгә чыккан. Мехәммәтнур  абый 1987 елда вафат була. Фәйрүзә  апа   6 бала таба,  3 баласы исән-сау, 6 оныгы,5 оныкчыгы бар. Оет авылына килгәч райпо кибетендә сатучы булып эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли.

“Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,   Бөек Җиңүнең  юбилей медальләре белән бүләкләнә.   

 Хәзерге вакытта Фәйрүзә апа Оет авылында  улы Галинур тәрбиясендә яши. Ул Оет авылының абруйлы абыстае. Дөньялар тыныч булсын, бар кешегә дә саулык-сәламәтлек телим, исән-имин яшәсеннәр “- дип дога кыла Фәйрүзә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International