Бүген Явлаштау урта мәктәбе укучылары Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында «Каюм Насыйри зирәклегенә 200 ел» дип исемләнгән белем - шоу интеллектуаль уены үткәрделәр. Уенда «Акыллы бала» һәм «Әбүгалисина» командалары Каюм Насыйри иҗаты буенча көч сынашты. Каюм Насыйри җыйган әкиятләр буенча куелган инсценировкалар тамашачыларга аеруча ошады. Бәйгедә «Акыллы бала» командасы җиңүгә иреште.