Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме артты, февральдән ул 26,9 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. 2024 елда бу пособиене 23 мең гаилә алган, гомуми суммасы 580 млн сум.