Республикакүләм методик фестиваль «ОНИКС - НАЧАЛКА»

2025 елның 7 феврале, җомга

2025 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәгендә «ОНИКС - НАЧАЛКА»  методик республикакүләм фестиваль узды.

            Фәнни-инновацион эшләр буенча директор урынбасары Багавиева Г.Н. фестивальдә катнашучылар өчен«Интеллектуаль киңлек үз куллары белән» темасына мәктәп буенча кызыклы экскурсия үткәрде.

            Семинарның практик өлеше кысаларында катнашучылар «ОНИКС»  мәгариф үзәге укытучылары һәм укучылары әзерләгән ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда булдылар.Фестивальдә катнашучыларга түбәндәге дәресләр күрсәтелде: социоуен режиссурасы алымнары белән 1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе, Л.Г.Петерсон дәреслеге буенча 2 нче сыйныфта математика дәресе, 4 нче сыйныфта нейролингвистика алымнарын кулланып рус теле дәресе. Ачык дәресләрне башлангыч сыйныф укытучылары Саубанова Р.Ф., Хәбибрахманова Ф.Б., Мирзагалямова Д.Ф. әзерлзделәр.

«ОНИКС»  мәгариф үзәге  директоры Мөбәрәкшина Л.М. фестивальга  нәтиҗәләр ясады һәм килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Килгән кунаклар коллегаларына, мәктәбебез администрациясенә семинарны  оештырган   өчен  рәхмәтләрен җиткерделәр.

Семинарның һәр катнашучысы үзенә алга таба һөнәри үсешнең нигезе булачак иҗади заряд  алгандыр дип ышанып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International