«Солдатка ярдәм» акциясе

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Солдатка ярдәм» акциясе узды.  Әлеге чарада укучылар, укытучылар һәм әти - әниләр катнашты. Чараның максаты - махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю. Бөтен мәктәп белән 2 челтәр үрелде һәм тәмле күчтәнәчләр җыелды, безне яклаучыларга - алгы сызыкка озатылды. Бу акция барыбызны да берләштерде.  Шунысы куанычлы: безнең ярдәм һәм солдатлар турында кайгырту солдатларыбызга зур ярдәм. Әлеге чарада катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International