4 нче февраль көнне Курсабаш авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Курсабаш авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Участок инспекторы Ф.Ф. Хабибуллин, 2024 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча өлкән тикшерүче И.Т. Хузин, Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2024 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2025 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев халык каршында 2024 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2025 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.