4 нче февральдә Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы базасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» һәм «Туризм»компетенцияләре буенча белемнәрен, осталыкларын һәм кызыксынуларын күрсәттеләр. ЮХИДИ инспекторы хезмәткәре ролендә конкурсантлар үз яшьтәшләре өчен дәресләр күрсәттеләр, аларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәттеләр. Ә туризм буенча белгечләр Мәскәү шәһәре буенча экскурсияләр өчен ике көнлек турлар төзеделәр. Балаларның чыгышлары югары дәрәҗәдә булды. Аларга алга таба да уңышлар телибез!